6 февраль 2026 материаллары
-
Җәмгыять
«Россия – семья семей» дип аталган марафон башланды
Кичә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан ил күләмендә «Россия – семья семей» дип аталган марафон башланып китте. Әлеге чарада төрле төбәкләрдән 4 меңнән артык кеше катнашты.
-
Яңалыклар
Татарстанда 16 кеше исерек килеш тереләй янып үлгән
Ел башыннан Татарстанда янгыннарда 21 кеше һәлак булган һәм 14 кеше зыян күргән.
-
МӨҺИМ
«Хәзерге кыш артык карлы түгел, 1969 елда галәмәт күп яуган иде»
Кыш кышлыгын итә. Соңгы атнада кулына көрәк тотмый калган кеше сирәк: олысы да, кечесе дә кар белән көрәштә. Табигать барысын да тигезли: шәһәр кешесенә чират җитте. Хәер, кышын яуган карга гаҗәпләнәсе юк та, ләкин ел саен «күп яуды» дип чаң кагабыз. Яусын соң. Күпме кеше өчен яңа мөмкинлекләр ача торган кар бит ул!
-
“ВТ” проектлары
Муса Җәлилнең безнең редакциягә язган хаты: «Бу – нигезсез гайбәт»
Быел татар халкының каһарман улы, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына – 120 ел. Аның исеме газетабыз өчен бик кадерле. Узган гасырның 20 нче елларында ул «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хезмәт куя. Соңрак, инде шагыйрь буларак танылгач та, газета белән араны өзми.
-
Яңалыклар
Мәскәүдә генерал-лейтенант Владимир Алексеевка утлы коралдан атканнар
Мәскәүдә Оборона министрлыгы генерал-лейтенанты Владимир Алексеевка атканнар.
-
Яңалыклар
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының яңа урынбасары билгеләнде
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының яңа урынбасары итеп Марат Кәримов билгеләнде.
-
Яңалыклар
Пенсиянең бер өлешен кире кайтартырга мөмкин булган очраклар турында әйттеләр
Пенсия түләү – өлкән буын кешеләренә дәүләт ярдәме чараларының берсе.
-
Муса Җәлил айлыгы
Быел Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры өч мөһим датаны берләштерәчәк
12-14 февраль көннәрендә Чаллы шәһәренең Боз сараенда «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры узачак. Быел турнир үзенчәлекле – ул берьюлы өч мөһим датага: Чаллының 400 еллыгына, КАМАЗның беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлана.
-
Яңалыклар
«Черек күл» паркында «Игелекле шугалак» хәйрия акциясе уздырыла
10 февраль көнне Татарстан башкаласында «Черек күл» паркындагы шугалакта «Игелекле шугалак» дип аталган хәйрия чарасы уздырыла.
-
Яңалыклар
Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә
Бүген Татарстанда антициклон урнашу сәбәпле, температураның түбәнәюе көтелә.